2 октябрь 2013 яңалыклары
-
Рәсемнәрдә – төсләр балкышы
Красная Слобода авылында яшәүче үзешчән рәссам Владимир Галәветдинов иҗаты белән безнең районнан читтә яшәүчеләр дә яхшы таныш. Аның эшләре һәркемдә соклану уята.
-
Ул икенче әниләре кебек
Галина Ловчева ун елдан артык балалар бакчасында эшли. Кечкенәдән үк тәрбияче булырга хыялланган кыз мәктәптә укыган чакта ук җәйге ялга киткән тәрбиячеләр урынында эшләп торган.
-
Укытучылар белем ала
Ике көн дәвамында 2нче Болгар урта мәктәбендә "EDUCARE" Сингапур проектын тормышка ашыру кысаларында фикер алышулар булды. Бу проект республика фән укытучыларның профессиональ үсеш системасын булдыруда мөһим адым булып тора. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инде ике елдан артык Сингапурның "EDUCARE" компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Бу нигездә республика мәктәпләрендә квалификацияне күтәрү...
-
Бик яхшы уңыш алган
Шәһәрдә яшәүче Валентина Комилягина үз бакчасында гомердә булмаган эре бәрәңгеләр үстереп, кечкенә генә бакчасыннан югары уңыш җыеп алган. Иң зур бәрәңгенең авырлыгы 1 килограм 600 грамм булган. Шул ук төптән зур-зур тагын сигез бәрәңге чыккан. Башка төпләрнең уңышы да мул булган (мәсәлән, берсе 1 килограмм 300 граммга җиткән). Язын бакчасына...
-
Александр Ермилин – беренче!
Мәгариф хезмәткәрләренең беренче җәйге спартакиадасы финал этабының республика ярышларында катнашып, спортның кайбер төрләре буенча безнең район командасы шактый югары уңышларга иреште. Команда составына мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Аграмак, Антоновка, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, Никольск, Өчкүл, Полянка, 1нче Болгар мәктәпләре, кадет, санаторий, коррекция интернат-мәктәбе вәкилләре керде. Программага җиңел атлетика эстафетасы, җиңел атлетика...
-
Күрше йортларны саклап калганнар
Красный Вал авылындагы бер торак йорт тулысынча янып беткән. Янгын тузган электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Электр челтәренә бер үк вакытта берничә электр приборы тоташтыру да ут чыгуга сәбәп булгандыр. Йорт хуҗасы бу вакытта өендә булмаган. Янгынны күршеләре күреп алып, шунда ук бу турыда янгын частенә хәбәр иткәннәр....
-
Язмышын суд хәл итәчәк
Приволжск авылында яшәүче балигъ булмаган яшүсмер соңгы ике ай эчендә инде өч тапкыр кеше машинасын куып алып китә. Ике тапкыр аңа җәза бирелми кала, ләкин ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамый. Узган якшәмбе көнне бертуган Назаровлар урамыннан үтеп барганда, ул йорт янында бикләнмәгән машина торуын күреп ала. Тиз генә "бардачок"тан...
-
Кадетлар – сәламәт яшәү яклы
Республика наркотикларга каршы айлык кысаларында, кадет интернат-мәктәбендә тематик чаралар оештырылды. Аларның барысы да үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне максат итеп куйган, ә бу, беренче чиратта, наркотиклар кулланмауны күздә тота. Айлык "Без чемпионнар эзлибез" дигән спорт бәйрәме белән башланып китте, анда бишенче класстан алып унберенче класска кадәр укучылар...
-
Мәктәпкә ярдәм иттеләр
"Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, 1нче Болгар мәктәбенә алтмыш мең сумнан артык акча керде. Бу хәйрия эшендә катнашучылар арасында республика прокуроры Илдус Нәфыйков, район предприятиесе һәм учреждение вәкилләре Станислав Илдарханов, Владимир Курбанов, Сергей Ферафонтов, Елена Кобенячкина, Сергей Васин, шәхси эшмәкәрләр Владимир Монахов, Александр Якимов, Александр Мөхетдинов, Николай Емурашин бар иде....
-
Шәһәрдә яңа кибет ачылды
Шәһәр кырыенда узган җомга көнне яңа сәүдә ноктасы ачылды. Биредә байтак кеше булырга өлгерде. Алар әлеге кибеттә сатып алучылар өчен тудырылган шартлардан бик канәгать.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр: Латыйпова Галина Михайловна, Спас район суды 1нче суд участогының суд утырышы секретаре - намуслы хезмәте һәм бурычларын җиренә җиткереп үтәгән өчен; Зарифуллина Галина Михайловна, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының музей фондлары учеты бүлеге мөдире - тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә озак еллык намуслы хезмәте...
-
Конференция эшендә катнаштылар
"Гадел Россия" партиясенең җирле бүлеге делегациясе региональ конференциядә катнашты. Делегация составына партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Игорь Пахомов һәм Урта Йорткүл авыл җирлеге депутаты Лев Амосов керде. "Grand-Hotel"нең Казан офисындагы конференциядә республиканың җирле хакимият органнарына үткән өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар буенча фикер алышу булды. Катнашучыларны партиядән сайланган депутатлар...
-
“Агачлар шаулап үссен”
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең алтынчы класс укучылары өчен шундый исем астында телдән журнал оештырдылар. Аның һәр бите урманнарның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде, урманнарга сакчыл карарга кирәклегенә аерым басым ясалды. Укучыларга урман турында табышмаклар чишәргә, урман турында мәкальләр һәм әйтемнәрне, урманны сурәтләгән картиналарны һәм башкаларны искә төшерергә тәкъдим ителде....
-
Сөтнең бәясе арта
Үзебезнең һәм читтән килгән эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сатып алган сөтнең бәясе сизелерлек артты. Мәсәлән, "Болгар Арыш" ЯАҖ һәм Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы сөтне - килограммын 16 сумнан, Сергей Юрков КФХсы 15 сумнан тапшыра. Эшмәкәр Мөнирә Хәйдәрова шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең һәр килограммы өчен 14...
-
Якташыбыз республика прокуроры итеп билгеләнде
Юстициянең өлкән киңәшчесе, безнең районда туып-үскән Илдус Нәфыйков Татарстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнде. Ул 1960 елда Кузнечиха авылында туган, 1нче Куйбышев урта мәктәбен тәмамлаган. 1977 елда Куйбышев автотранспорт предприятиесендә автомашиналар ремонтлау буенча слесарь булып эшли башлаган. 1978 елдан алып 1983 елга кадәр Казан дәүләт университетында белем алган. Аны тәмамлагач, үз...